ТР Төзелеш министры гражданнар җыенында катнашты

2022 елның 7 феврале, дүшәмбе

4 февральдә республиканың Биектау районында Семиозерка, Биектау һәм Дачный авылларында гражданнар җыены узды. Бу чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин һәм Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов катнашты.

Гадәттәгечә, җыелышларның беренче өлешендә җирлек башлыклары хисап тотты. Җирле үзидарә органнарының 2021 елдагы эш йомгаклары һәм агымдагы чорга бурычлар каралды.

Марат Айзатуллин үз чыгышында Татарстанда илкүләм проектларны, төзелеш һәм капиталь ремонт буенча республика программаларын гамәлгә ашыру, шулай ук торак төзү планнары турында сөйләде.

Очрашу барышында катнашучылар шулай ук халыкны кызыксындырган сораулар буенча да фикер алышты. Мәсәлән, мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзелеше, су белән тәэмин итү, урамнарны яктырту һәм төзекләндерү мәсьәләләре кузгатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International