Бүген Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләренә эш сәфәре кылды. Ул төзелеп килүче социаль һәм сәнәгать объектларын йөреп чыкты.
Яр Чаллы шәһәрендә министр “Мастеровые” драма театры төзелеше барышы белән танышты. Башкарылган эшләр буенча аңлатмаларны «Евростиль» төзелеш компаниясенең генераль директоры Илнар Гайсин бирде. Бүгенге көндә объектта инженер челтәрләрен, су белән тәэмин итүнең тышкы челтәрләрен һәм витражларны урнаштыру, бизәү эшләре бара.
Аннары Марат Айзатуллин “Алабуга-2. Нефтехимия” индустриаль паркның төзелә торган объектларын карады. Биредә ул 6, 7 номерлы котлоагрегатларын реконструкцияләү барышын, күкерт чистарту һәм кристаллаштыру блокларын, нефть коксы складын, коры көл силосларын һәм тузан әзерләү цехы бинасын карап чыкты. Индустриаль паркта булганда ТР Төзелеш министры 2022 елга субсидияләнә торган объектларны төзү планы буенча эшлекле киңәшмә үткәрде.
Киләсе пункт «ТАНЕКО» АҖ булды. Министр «ТАНЕКО» АҖ генераль директоры Илшат Сәлахов белән бергә компаниянең төзелә торган объектларын - ОЗК-2 һәм азот станциясе төзелеше белән танышты.
Аннан соң Марат Айзатуллин Идел-Кама төбәкара Росприроднадзорның 2021 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2022 елга куелган бурычларга багышланган киңәйтелгән киңәшмәсендә катнашты.