Владимир Кудряшев: BIM-технологиягә күчү өчен 1 622 белгечне укытырга кирәк

2022 елның 1 феврале, сишәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советында Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча Комитет утырышында төзелеш тармагын цифрлаштыру турында сүз барды. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

 

Төп доклад белән ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев чыгыш ясады. РФ Хөкүмәтенең № 331 карары нигезендә 2022 елның 1 гыйнварыннан Дәүләт заказы объектларында BIM-технологияләрдән (корылмаларны мәгълүмати модельләштерү) мәҗбүри файдалану кертелде. Объектның мәгълүмати моделен формалаштыру һәм алып бару заказчы, төзүче һәм эксплуатацияләүче оешмага төзелеш, реконструкция өчен проект документациясен әзерләү турында килешүләр төзегәндә зарур булачак. Бу яңалык оборона һәм дәүләт иминлеге мәнфәгатьләрендә барлыкка килә торган капиталь төзелеш объектларына әлегә кагылмый.

BIM-технологияләр барлык типтагы биналар һәм корылмалар төзүдә кулланыла. BIM технологиясен кулланып проектлаганда бинаның өчүлчәмле цифрлы моделе булдырыла, ул конструкцияләр, материаллар, коммуникацияләр турында бөтен мәгълүматны үз эченә ала, дип аңлатты министр урынбасары. 

Цифралы технологиягә  күчү дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр, белем бирү оешмалары хезмәткәрләре, дәүләт заказчылары, проект һәм төзелеш оешмалары арасында белгечләр әзерләүнең сыйфатын күтәрүне таләп итәчәк, - дип билгеләп үтте Владимир Кудряшев. Министрлык мәгълүматлары буенча, бу юнәлештә 1 622 белгечне укытырга кирәк.

Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International