Татарстанның Минзәлә районы Коноваловка авылында 100 урынга исәпләнгән мәдәният йорты ачылды. Объектны төзү «Мәдәният» милли проектының «Мәдәни мохит» федераль проекты ярдәмендә мөмкин булды.
Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов яңа клуб ачылуны авыл халкы күптән көткәнлеген билгеләп үтте. Соңгы биш елда авыл яңа сулыш алды.
«Янәшәдә генә яңадан терлекчелек комплексы торгызыла, балалар бакчасы, мәктәп төзекләндерелде, яңа клубыгыз, паркыгыз бар. Болар барысы да киләчәктә авыл тагын да ныграк үсәр, биредә яңа йортлар төзелер, дияргә тулы нигез бирә, — дип планнары белән уртаклашты Сәлахов.