Казанда яңа дәвалау-реабилитация үзәген ачтылар

2022 елның 26 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда "7 нче шәһәр клиник хастаханәсе" ДАСУ базасында дәвалау-реабилитация үзәген ачуда катнашты.

Учреждениедә үзәк нерв системасы зарарлану, соматик авырулар, периферик нерв системасы, сөяк-мускул системасы авырулары, шулай ук Covid-19 кичергән авыруларны тернәкләндерү курслары үткәрү планлаштырыла.

"7 нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсе – бүген иң яхшыларның берсе. Күптән түгел без монда Чайковое күленең яңартылган парк зонасында булдык. Мин барыгызны да яңа дәвалау- реабилитация үзәге ачылу белән котлыйсым килә. Әлеге объект төзелешенә 1,3 млрд. сумнан артык акча тотылган. Үзәк иң заманча җиһазлар белән җиһазландырылган. Җиденче шәһәр хастаханәсе коллективы алга таба да үз югары маркасын лаеклы тотачагына шикләнмим», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Тугыз катлы бина 147 койкага исәпләнгән. Үзәк заманча тернәкләндерү җиһазлары белән җиһазландырылган: йөрү күнекмәләрен торгызу өчен роботлаштырылган локомотор системалары, нейронавигация белән транскраниаль магнит стимуляциясе, виртуаль чынбарлык кулланып, когнитив реабилитация программасы, актив механотерапия мәйданы, адаптив физкультура һәм спорт заллары.

Чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International