Алексей Фролов республикада илкүләм проектларны гамәлгә ашыру турында сөйләде

2022 елның 24 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей Фролов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау, илкүләм проектларны һәм дәүләт программаларын гамәлгә ашыру буенча республика программалары турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, алты илкүләм проектка керүче 104 объект билгеләнгән. Барлык кирәкле килешүләр дә имзаланды. «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча 37 объектны гамәлгә ашыру планлаштырыла. «Экология» илкүләм проекты кысаларында 2021 елда башланган объектлар төзелеше дәвам итә. «Сәламәтлек саклау» юнәлеше буенча 49 объектны төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау планлаштырылган. «Мәдәният» илкүләм проекты чаралары быел 11 объект төзүне, реконструкцияләүне һәм капиталь ремонтлауны үз эченә ала.

«Демография» илкүләм проекты буенча бер объект төзелергә тиеш – бу Казанда балалар бакчасы. «Мәгариф» илкүләм проектында ике спорт залын һәм 100 урынга исәпләнгән мәктәпне капиталь ремонтлау каралган.

Илкүләм проектлардан тыш, ТР Төзелеш министрлыгы алты дәүләт программасын гамәлгә ашыруда катнаша, шуларның иң зурысы «Мәгарифне үстерү». Аның буенча 66 мәктәпне ремонтлау планлаштырыла.

«Мәдәниятне һәм туризмны үстерү» программасы кысаларында Чаллы шәһәрендә «Мастеровые» рус драма театры төзелеше дәвам итә.

Авыл территорияләрен комплекслы үстерү чараларына 16 объект буенча эшләр кертелгән.

«Су хуҗалыгы комплексын үстерү» программасы буенча Кама тамагында Куйбышев сусаклагычының ярларын ныгыту үткәреләчәк. Шулай ук сулыкларда 14 гидротехник корылма ремонтланачак.

«Ватанны саклаганда һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү» программасы буенча 4 хәрби каберлекне торгызырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International