Татарстанда 2022 елда 769 күп фатирлы йорт ремонтланачак

2022 елның 24 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей Фролов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау, илкүләм проектларны һәм дәүләт программаларын гамәлгә ашыру буенча республика программалары турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, 44 республика программасын әзерләүдә 13 министрлык һәм ведомство катнаша. Бүгенге көндә 22 республика программасы расланган.

Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча быел гомуми мәйданы 4,7 млн квадрат метр булган 769 торак объект ремонтланырга тиеш. Финанслау күләме – 6 млрд. 441 млн. сум. ТКХ Фонды тарафыннан документларны тикшерү һәм торгларга лотлар формалаштыру буенча эш оештырылган.

Шулай ук агымдагы елда төзүчеләр 2 млн. 755 мең квадрат метр торак тапшырырга тиеш. Бу – 2030 елга кадәр республика өчен федераль Төзелеш министрлыгы тарафыннан расланган күләмнәрне исәпкә алып, 2022 елга максатчан күрсәткеч.

2022 елда гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү буенча 4 программа гамәлгә ашырылачак. 679 гаилә билгеләнгән, шул исәптән 600 ятим бала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International