Минзәлә районында балалар поликлиникасының яңа бинасын ачтылар

2021 елның 28 декабре, сишәмбе

Татарстанның Минзәлә районында район хастаханәсенең балалар поликлиникасының яңа бинасы ачылды. Ачылыш тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин яңа балалар поликлиникасы ачылышында билгеләп үткәнчә, республикада сәламәтлек саклау үсеше буенча федераль һәм республика дәүләт программалары уңышлы гамәлгә ашырыла. "Минзәләдәге яңа балалар поликлиникасы Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт Советына еллык юлламасында күрсәтелгән социаль бурычларны үтәүнең ачык нәтиҗәләреннән берсе булып тора, - диде ул. - Күптән түгел генә без Биектау районында яңа поликлиника ачтык. Бу объектлар гражданнарның сәламәтлеге турында кайгыртуның үсә баручы дәрәҗәсен ачык күрсәтә. Бу учреждение балаларның сәламәтлеген саклауга хезмәт итәчәк, ә медперсоналга биредә эшләү өчен яхшы шартлар тудырылган, дип ышанам".

Поликлиниканың проект куәте - сменага 60 кеше. Бина заманча медицина җиһазлары белән җиһазландырылган: УЗИ – аппарат, күп каналлы электрокардиограф, сурдологик тикшеренүләр приборы һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International