Татарстанда аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү программасы буенча барлык чаралар да үтәлгән. Аларга 739 гаилә кертелгән иде. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Россия Төзелеш министрлыгы белән өстәмә килешүдә билгеләнгән 2021 елга торак тапшыру буенча план күрсәткечләре тулы күләмдә үтәлгән. План буенча 2 млн. 670 мең кв. метр тәшкил иткән факттагы саннар 2 млн. 682 мең 780 кв. метрны тәшкил итә.
Торак тапшыруның гомуми күләменең яртысыннан артыгы шәхси торак төзелешенә туры килә. Дәүләт торак фондының инвестицион программасы һәм инвестицион торак төзелеше буенча торак төзелеше күрсәткечләре тулысынча үтәлгән.
Министр шулай ук хезмәтне саклау турында да хәбәр итте. Ел башыннан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге 1 мең 827 тикшерү үткәргән. Үзлегеннән җайга салынучы оешмалар үз көчләре белән 2 мең 65 тикшерү үткәргән. Баш инвестиция-төзелеш идарәсе, дәүләт объектларына заказ бирүче буларак, үз мәйданнарында 604 контроль-күзәтчелек чарасы оештырган.