Республика 44 программасы тормышның 9 өлкәсенә кагылды. Программаларны гамәлгә ашыруга Татарстан 50 млрд. сумга якын акча җибәрде. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Министрлар Кабинетында узган республика киңәшмәсендә республика программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
«Мәгариф» тармагында быел 4 программа гамәлгә ашырылган. 2021 елда барлык 425 объектка капиталь ремонт ясалган.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә ике программа тормышка ашырылган. Капиталь ремонт һәм стационарларны төзү программасы буенча 21 объектта эшләр тәмамланган. Ә ФАП, табиб амбулаторияләрен төзү һәм сәламәтлек саклау объектларын капиталь ремонтлау программасына 50 объект кертелгән.
Яшьләр сәясәте өлкәсендә 2021 елда республика 28 объектка 3 программа гамәлгә ашырылган. Спорт объектларын төзү программасына 9 универсаль мәйданчык, 2 модульле чаңгы базасы һәм 4 ябык футбол манежы кертелгән. Спорт объектларын капиталь ремонтлау программасы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең 18 бинасын үз эченә ала. Ике программа да тәмамланган.
Ике программа «Мәдәният» тармагында тормышка ашырылган. 6 мәгариф учреждениесе һәм 19 авыл клубы яңартылган.
Авыл хуҗалыгында кайбер программалар тормышка ашырыла. Быел андыйлар бишәү булган. Әлеге программалар 57 объектны үз эченә алган.
130 объект башка социаль программалар кысаларында төзелгән һәм ремонтланган.
2021 елда торак-коммуналь хуҗалык тармагын камилләштерү буенча системалы эш дәвам итә. ТКХда 8 программа тормышка ашырылган. Шуларның иң зурысы – күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы. Финанс ягыннан аның күләме 7 млрд. сумнан артык тәшкил итә. Әлеге программа буенча лимит тулысынча диярлек үзләштерелгән. «ТР торак-коммуналь хуҗалыгы фонды» КБО мәгълүматлары буенча, төзелеш-монтаж эшләрен башкару 99% тәшкил итә.
Эшләр инженерлык челтәрләренең баш идарәсенең 6 программасы кысаларында тәмамланган. Барлыгы бу 1 млрд. 424 млн. сумлык 787 объект.
Агымдагы елда «Безнең ишегалды» йорт яны территорияләрен төзекләндерү буенча масштаблы программаны тормышка ашыру дәвам итте. 2021 елгы ишегалды территорияләре исемлегенә 1078 ишегалды керә. Хәзерге вакытта башкарылган эшләрне кабул итү бара.