Биектау тимер юл станциясе бистәсендә поликлиника ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов, «Биектау үзәк район хастаханәсе» ДАССУ баш табибы Рамил Зыятдинов катнашты.
«Төзелешкә 334 млн. сум тотылган. Медперсонал 95%ка комплектланган – бу начар күрсәткеч түгел, бигрәк тә бүгенге шартларда», - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. Поликлиника сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелгән. Бу - 2,7 мең квадрат метрдан артык мәйданлы яңа өч катлы бина. «Яңа сырхауханәдә пациентларга югары квалификацияле ярдәм күрсәтү өчен бөтен нәрсә дә бар: терапия, хирургия һәм стоматология блоклары, шулай ук хатын-кызлар консультациясе һәм нур һәм эндоскопик диагностика бүлеге. Болар барысы да Рәссәйдә кертелгән беренчел ярдәм күрсәтүнең өр-яңа стандартлары. Яңа поликлиниканы кыска вакыт эчендә төзү дә мөһим: эшләр агымдагы елның апрель аенда башланып китте, ә инде декабрь аенда учреждениенең беренче пациентларны кабул итүгә әзер», – дип котлау хатын укыды Садыйков. Яңа поликлиникада медперсонал өчен уңайлы эш урыннары һәм килүчеләр өчен уңайлы урыннар бар. Учреждение КТ, рентгенаппаратлар, маммограф, УЗИ, шулай ук стоматология җиһазлары белән җиһазландырылган. Поликлиникага 17 машина бирелде. Яңа поликлиника 124 торак пункттан 52 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Учреждениедә 61 табиб һәм 68 урта медперсонал хезмәткәре эшли.