ТР Чирмешән районы авылында яңа ФАП ачылды

2021 елның 22 декабре, чәршәмбе

Чирмешән районының Кармыш авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Яңа ФАП заманча медицина җиһазлары, кайнар һәм салкын су, канализация, интернет һәм видеокүзәтү системалары белән тәэмин ителгән. Ачылу тантанасында Чирмешән районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин катнашты. Исегезгә төшерәбез, 2021 елда Татарстанда, республика төзелеш программалары буенча 42 ФАП төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International