Яр Чаллыда социаль ипотека программасы буенча төзелгән яңа йортка 409 гаилә күченгән

2021 елның 21 декабре, сишәмбе

Бүген Яр Чаллыда социаль ипотека программасы буенча төзелгән 63/20 йортка күченү тантанасы узды. Яңа фатирларда бюджет оешмалары һәм предприятиеләр хезмәткәрләре, биш һәм аннан күбрәк баласы булган күп балалы гаиләләр, табиблар, ятим балалар яшәячәк. Яңа төзелеш ун каттан, ун подъезддан һәм 490 фатирдан тора, шуларның 191е-бер бүлмәле, 190ы-ике бүлмәле, 28е-өч бүлмәле. Барлык тораклар да чиста бизәкләү эшләренә тапшырылган, сантехника, янгын сүндерү датчиклары, су, газ, электр энергиясен исәпкә алу счетчигы белән җиһазландырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International