Социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау буенча республика программаларын гамәлгә ашыру тәмамланып килә

2021 елның 18 декабре, шимбә

Татарстан Республикасында социаль-мәдәни объектларны капиталь ремонтлау буенча 27 республика программасын гамәлгә ашыру ахырына якынлаша. 23 республика программасына кергән 2 212 объект тулысынча ремонтланган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау программасы буенча Казанда 104 нче номерлы балалар бакчасында эшләрне тәмамларга калган. Әлеге объектның әзерлеге 98% дип бәяләнә. Объектта гомумтөзелеш эшләре, күләгә элмәләре урнаштыру һәм кече архитектура формаларын урнаштыру ахырына якынлаша.

Тагын 18 объектның 2сен медицина стационарларын капиталь ремонтлау программасы буенча подрядчыларга тәмамларга кала. Бу – Түбән Кама шәһәренең перинаталь үзәге булган балалар шәһәр хастаханәсе (ТМЭен үтәү 90% тәшкил итә - бизәү эшләре ахырына якынлаша). Шулай ук Чистай хастаханәсе (эшләрне кабул итү һәм кисәтүләрне бетерү бара).

Балаларны савыктыру лагерьларын ремонтлау программасында каралган төзү-монтаж эшләре 98%ка башкарылган: программада каралган 6 объектның 4се әзер. Казан шәһәренең «Яшь гвардия» спорт лагерында гомумтөзелеш эшләре, вентиляция җиһазларын монтажлау тәмамланып килә. Биектау районының «Солнышко» балалар лагеренда беренче этап кысаларында йокы корпусларына, ашханәгә һәм административ биналарга инженерлык челтәрләрен сузу эшләре тәмамланып килә. Бүгенге көндә үтәлеш 96% тәшкил итә.

Спорт объектларын капиталь ремонтлау программасы буенча эшләр тәмамланган – соңгы объект (Казанда «Савиново» балалар-яшүсмерләр мәктәбе бинасы) тапшырылган. Гомумән алганда, программаның 20 объекты файдалануга тапшырылган.

Капиталь ремонт кысаларында Эчке эшләр министрлыгы карамагындагы 9 объект яңартылган. Бу атнада Чаллы һәм Казан шәһәрләрендәге соңгы ике объектны подрядчылар тапшырган.

Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча лимит тулысынча диярлек үзләштерелгән. Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау әлегә 3 муниципаль берәмлектә дәвам итә. 2022 елга программаларга килгәндә, бүгенге көнгә 30 программа чараларының 11е расланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International