Ел дәвамында “Безнең ишегалды” программасының кайнар линиясенә Татарстан халкыннан 12 мең мөрәҗәгать килгән

2021 елның 14 декабре, сишәмбе

Былтыр «Безнең ишегалды» президент программасының кайнар линиясенә Татарстан халкыннан 16 меңгә якын мөрәҗәгать килгән булса, быел ул 12 меңне тәшкил итә.

Мөрәҗәгатьләр кимүе ишегаллары буенча мәгълүмати-аңлату эшләре уздыру белән бәйле, ди «Татарстан шәһәрләре үсеше институты» фонды директоры урынбасары, «Безнең ишегалды» программасы координаторы Венера Камалова ТР Министрлар Кабинетында брифингта.

«Халыкның ишегалдындагы төзекләндерү эшләреннән канәгатьлек дәрәҗәсен билгеләү буенча тулы система бар. Киләсе елгы төзекләндерү программасына кергән кешеләр төзекләндерү схемалары турында фикер алышуда катнаша. Без быел республикада 2022 елда төзекләндерелергә тиешле ишегаллары буенча очрашуларның 75 процентын үткәрдек. Декабрь азагына кадәр калган очрашуларны үткәреп бетерәчәкбез», — диде Камалова.

Аның сүзләренчә, Татарстан шәһәр һәм районнарында яшәүчеләр мондый очрашуларда актив катнаша, йорт яны территорияләрен ямьләндерү буенча тәкъдимнәр кертәләр. Кешеләр эш барышын да контрольдә тота ала, башкарылган эшне кабул иткәндә дә катнаша.

«Әгәр халык эш сыйфаты яки күләме белән риза түгел икән, кабул итү актын имзаламыйбыз. Иң мөһиме без төзекләндерү тәмамлангач та кешеләрне ташламыйбыз. Кулланыла башлагач та халык белән элемтәдә, файдалануга тапшырылган җиһазларның кулланышын күзәтәбез», — диде Венера Камалова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International