Татарстан Республикасында социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү буенча 17 республика программасын үтәү күләме 96%ка җиткән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы «Торак» һәм «Хатын-кызларны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» федераль проектлары буенча төзелә торган 16 балалар бакчасының 15е әзер булуын хәбәр итте. Төзелгән объектларның 6сы файдалануга тапшыруга рөхсәт алган, тагын берсе – Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең тәңгәллек бәяләмәсен алдган. Хәзерге вакытта Дәүләт төзелеш күзәтчелеге 8 объектны тикшерә. Соңгы төзелеп бетмәгән объектта барлык эшләрне 15 декабрьгә кадәр тәмамлау планлаштырыла. Эшләр күләме 91%ка үтәлгән.
«Торак» федераль проекты кысаларында 5 торак комплекста 7 объект төзелеше планлаштырылган, шуларның икесе эштә кала. Бу – Питрәч районының «Царево усадьбасы» торак комплексында чистарту корылмаларын һәм хуҗалык-көнкүреш канализациясен реконструкцияләү, анда эшләр 70%ка башкарылган. Шулай ук Казанның «Светлая долина» торак комплексында өске су агышын чистарту корылмаларын реконструкцияләү – биредә эшләр 96% тәшкил итә.
Өч торак йортта 5 объект буенча эшләр тәмамланган.
«Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты буенча бер объектта (парк) эшләрне тәмамларга калган. Төзелеш-монтаж эшләре 93% тәшкил итә. Быел проектка барлыгы 49 объект кертелгән.
Җәмәмгать киңлекләрен яңарту өлешендә 8 объект төзекләндерелә – кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр конкурсында җиңүчеләр. Бер объект төзелеп бетмәгән (эшләр 92%ка башкарылган).
Түбән Кама районының Прости авылында санкцияләнмәгән чүплекне рекультивацияләү буенча эшләр 99%ка башкарылган. Әлеге объект «Чиста ил» федераль проектының бер өлеше булып тора.
Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, бу атнада подрядчылар «Иделне савыктыру» федераль проекты буенча Казан чистарту корылмаларын реконструкцияләүнең беренче этабы кысаларында эшләр күләмен тулысынча тәмамлаганнар. Чистарту корылмаларын реконструкцияләү проекты 2024 елга кадәр исәпләнгән.
Башка республика программалары кысаларында башкарылган эшләр турында сөйләгәндә, Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы, балаларны савыктыру лагерьларын төзү программасына кергән 6 объектның 3се тәмамланды, дип хәбәр итте. Гомумән алганда, программа буенча эшләр башкару 85% дип бәяләнә.
Бу атнада халыкка башлангыч медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерүгә юнәлдерелгән 2021 елга планлаштырылган барлык чаралар да төгәлләнгән. 3 фельдшер-акушерлык пункты (ФАП) һәм ике табиб амбулаториясе төзелгән. Агымдагы 2021 елда барлыгы 42 фельдшер-акушерлык пункты һәм 4 табиб амбулаториясе төзелгән.
Чистайда ябык футбол манежын төзү төгәлләнгән. Быел төзелгән барлык манежларны ачу тантанасы 20 декабрьгә планлаштыралар.