Татарстанда шәхси торак төзелеше буенча план 47%ка арттырып үтәлгән

2021 елның 29 ноябре, дүшәмбе

Торак төзелеше программалары буенча эш темплары узган елгы күрсәткечләрдән югарырак. Еллык план 96%ка үтәлгән. 2 млн 555 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Бу хакта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте. Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Шәхси торак төзелеше буенча план 47 %ка арттырып үтәлгән. Планлаштырылган 8 330 йорт урынына 12 217 шәхси торак төзелгән. 

Коммерцияле төзелеш линиясе буенча 101 күп фатирлы йорт төзелгән, бу планлаштырылган еллык күрсәткечнең 62%ын тәшкил итә.

Социаль ипотека буенча программаның еллык планы 280 мең кв. м. яисә 161 йорт тәшкил итә. Бүгенге көнгә 125 мең кв.м. торак төзелгән, бу планлаштырылган күрсәткечнең 44%ын тәшкил итә.

Аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү программалары буенча 740 гаиләдән 636 катнашучы «ятим балалар» категориясенә керә. Дәүләт торак фонды белән контрактлар төзү этабы 636 торак бина буенча тәмамланган. 42 торак бинага Дәүләт торак фондының милек хокукы теркәлгән. 27 бина кадастр исәбенә куела һәм ДТФ милке хокукын теркәү процедурасын уза. 185 бина төзелеп килә. «Биш һәм аннан да күбрәк балалы күп балалы гаиләләр» категориясенә быел 47 кеше кертелгән. Бары тик 3 сертификат кына тормышка ашырылмаган. Хәзер бу гаиләләр үзләре өчен иң кулай вариантларны сайлыйлар. Быел «мәҗбүри күченүчеләр, чернобыльчеләр һәм Ерак Төньяктан күченүчеләр» категориясе вәкилләре торак сертификатларын алырга тиеш. Биш сертификат бирелгән, шул ук вакытта аларның дүртесе инде гамәлгә ашырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International