Бүген Түбән Камада шәһәрдә иң югары торак йорттан ачкычлар тапшыру тантанасы булды. Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин фатир хуҗаларын әлеге шатлыклы вакыйга белән котлады. Әлеге объект эскроу счетларын кулланып проект финанславы кысаларында төзелде. Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты һәм ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы ярдәме белән, торак программасын тормышка ашыру кысаларында, йорт агымдагы елның октябрь ахырында файдалануга тапшырылды. Төзүче - «Безнең йорт» ИК» ҖЧҖ. Егерме катлы бинада 133 фатир бар: 38 бер бүлмәле, 76 ике бүлмәле һәм 19 өч бүлмәле, гомуми мәйданы 7 мең квадрат метрдан артык. 55 урынга исәпләнгән җир асты парковкасы, шулай ук 78 автомобиль өчен җир өсте парковкасы бар.