Социаль һәм мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау республика программаларына 3,5 мең объект кертелгән (3481), ә финанс күләме 23 млрд. сумнан артык. Бүгенге көндә алар буенча эшләр күләме 95%ка үтәлгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Министр сүзләренә караганда, 27 программаның 14е тәмамланган, аларга барлыгы 3 млрд. сумлык 1127 объект керә. Бу атнада халыкны эчәр сулар белән тәэмин итү программасы тәмамланган.
Мәгариф өлкәсендә 413 объект кергән 3 программаның 413е белем бирү учреждениеләренә капиталь ремонт ясау программасы үтәлеп килә. Казанның бер балалар бакчасында ремонт эшләрен тәмамларга кала. 48 объект ремонтланган, шуларның 2се бу атнада.
Медицина стационарларын капиталь ремонтлау программасы буенча эшләр 90%ка башкарылган. 12 объект әзер, 6сы эшләнә.
Эчке эшләр министрлыгы карамагындагы биналарга капиталь ремонт ясау программасы кысаларында эшләр 4 объектта алып барыла, 5сендә тәмамланган. Тулаем алганда, үтәлеш күләме 91% тәшкил итә.
Балаларны савыктыру лагерьларын ремонтлау программасына быел 6 объект кертелгән, шуларның 4се әзер. Ике объект эшләнә. Программа буенча төзү-монтаж эшләренең үтәлеше 95%ка бәяләнә.
Спорт объектларын капиталь ремонтлау программасы буенча эшләр ахыргы стадиясендә – 18 объектның 3сендә эшләрне тәмамларга кала.
Стационар социаль хезмәт күрсәтү оешмаларын капиталь ремонтлау һәм яшүсмерләр клубларын ремонтлау программалары буенча бер объект буенча эш алып барыла
Инженерлык инфраструктурасын яңарту программаларын гамәлгә ашыру буенча алты программаның икесе эшләнә. Бу – «Чистарту корылмаларын яңарту һәм канализация челтәрләрен капиталь ремонтлау" программасы, анда 8 объектның алтысы төгәлләнгән. Ике объект финал стадиясендә. Төзелеш-монтаж эшләре 98% тәшкил итә.
Соңгы этапта «Газ бүлү челтәрләрен, йорт эчендәге газ куллану челтәрләрен реконструкцияләү, төзү, блок-модульле котельныйларны һәм тышкы казаннарны урнаштыру» программасы буенча соңгы объект кала. Программага 37 объект кертелгән.
Программа чараларының блогын күпфатирлы йортларда капиталь ремонт программасы тәмамлый. «Торак фонды мониторингы» дәүләт мәгълүмат системасы мәгълүматлары буенча агымдагы датага лимит 98%ка үзләштерелгән. Абсолют саннарда үзләштерү күләме 6,4 млрд. сум тәшкил итә.