Казанга Волгоград делегациясе килде

2021 елның 20 октябре, чәршәмбе

Волгоград шәһәре башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Владимир Марченко җитәкчелегендәге делегация эш визиты белән Казанга килде. Делегация составында шулай ук Краснооктябрь районы башлыгы Иван Дронов һәм Волгоград шәһәре Ворошилов районы башлыгы Роман Иванов та бар иде. Казанга танышу визиты барышында шәһәр кунаклары «Арт Сити», «SkyLine», «Башкала», «Весна 2», «Минем Ритм» һәм «Новые горки» ТКларында булдылар. Шулай ук Горький-Әмәт урманын, «Ак чәчәкләр» бульварын һәм Түбән Кабан күле яр буен җәмәгать киңлекләрен үстерү программасын гамәлгә ашыру кысаларында төзекләндерү нәтиҗәләре белән таныштылар. Моннан тыш, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында ведомство җитәкчелеге белән очрашу булды. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев Төзелеш министрлыгы алып бара торган тармаклар, республикада гамәлгә ашырыла торган социаль инфраструктура объектларын төзү, капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләү программалары турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International