Татарстанда 9 ай эчендә төзелешкә 1,5 мең рөхсәт бирелгән

2021 елның 15 октябре, җомга

Татарстанда төзелешкә электрон рәвештә бирелгән рөхсәтләр санын арттыру буенча эш алып барыла. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы мәгълүматларына караганда, елның 9 ае нәтиҗәләре буенча, республикада төрле объектлар төзүгә 1499 рөхсәт бирелгән. Шуларның 11% яки 165се электрон рәвештә бирелгән, тагын 825е Күп функцияле үзәкләр аша бирелгән. Калган 509 рөхсәтне гариза бирүчеләр шәхсән үз кулларына алды. Министрлык үткәргән сораштыру күрсәткәнчә, 2021 елның гыйнвар-сентябрь айларында төзелешкә рөхсәт алу вакыты 79,57 көннән 55кә кадәр кимегән. Әмма киләчәктә ул федераль дәрәҗәдә булган кебек 42 көннән дә артмас дип планлаштырыла. Төзелеш министрлыгында билгеләп үткәнчә, 2019 елда ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында рөхсәт бирү срокларын кыскарту өчен, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен дә кертеп, барлык районнарның җирле үзидарә органнарына электрон рәвештә гариза бирү мөмкинлеге булдырылган. 2021 елның 1 июненнән республиканың 2 һәм аннан да күбрәк муниципаль берәмлеге территориясендә төзелеш алып бару планлаштырылган очракта, рөхсәт бирә торган төзелеш министрлыгы өчен мондый мөмкинлек тудырылды. Елның 9 аенда төзелеш министрлыгы шундый 36 рөхсәт биргән. Ел ахырына, дип билгеләп үттеләр министрлыкта, күпчелек очракта мондый хезмәтләр электрон рәвештә күрсәтелергә тиеш булачак. Ел ахырына аларның өлеше 70% тәшкил итәргә тиеш. Әлеге хезмәтне дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең республика порталында алырга мөмкин. Әлеге форматта объектны файдалануга тапшыруга бер рөхсәт бирелде. Хәзер хезмәт күрсәтү механизмы ТР Цифрлы үсеш министрлыгы һәм башка оешмалар белән берлектә эшләп бетерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International