Татарстанның Арча районында 45 фатирлы ике йорт файдалануга тапшырылды

2021 елның 8 октябре, җомга
Арчада Горький ур., 46 һәм Бакый Урманче ур., 10 адресы буенча 45 фатирлы ике йорт файдалануга тапшырылды. Яңа фатирларда бюджет өлкәсендә эшләүчеләр, районның яшь һәм күп балалы гаиләләре урнаштылар. Шулай ук бер бүлмәле 10 фатир ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына тапшырылды, киләчәктә аларны район ятимнәре арасында бүләчәкләр.
Ике йорт та биш каттан һәм ике подъездтан тора. Аларда фатирларның гомуми торак мәйданы 5 мең квадрат метрдан артык тәшкил итә. Барлык фатирлар да яшәү өчен тулысынча әзер, аларда ике контурлы газ казаннары, сантехника, газ плитәләре, янгын сигнализациясе датчиклары, су, газ, электр энергиясе исәпкә алу счетчиклары һәм автомат газоанализаторлары урнаштырылган. Исегезгә төшерәбез, 2021 елга социаль ипотека программасы буенча еллык план 280 мең кв.м. яки 161 йорт тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International