2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган балалар белән һәр гаилә 2023 елның 31 декабренә кадәр «Гаилә ипотекасы» программасы буенча ташламалы торак кредитлары алу мөмкинлегенә ия. Программа «Балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәме» Федераль проекты кысаларында, «Демография» милли проекты составында, балалары булган Рәссәй гражданнарының торак шартларын яхшырту максатыннан, Рәссәй Федерациясе Финанс министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла. Гаилә ипотекасын алу программасын камилләштерү өчен Рәссәй Федерациясе Президенты йөкләмәсе буенча үзгәрешләр кертелде. Мәсәлән, 2021 елның 1 апреленнән теләгән кешеләр әлеге программа кысаларында торак йорт төзү өчен җир кишәрлегенә кредит ала алалар. Кредитны шулай ук юридик заттан яки шәхси эшмәкәрдән торак йортны сатып алуга да кулланырга мөмкин. Программа шартлары белән тулырак сайтларда танышырга мөмкин:
https://minfin.gov.ru/ru/perfomance/GovSupport/
https://спроси.дом.рф/instructions/semeinaya-ipoteka/