Бүген Әлмәттә су спорты төрләре белән шөгыльләнү өчен яңа «Мирас» спорт-савыктыру комплексы ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Әлмәт мунициципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасының инвестиция-төзелеш баш идарәсе директоры Марат Айзатуллин, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов һәм башкалар катнашты.