Түбән Камада яңа мәктәп һәм балалар бакчасы төзелешенә старт бирелде

2021 елның 7 сентябре, сишәмбе

атарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага эш сәфәре кысаларында берьюлы ике мәгариф объекты - 38 нче техник лицей һәм 100 нче балалар бакчасы төзелешенә старт бирде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, яңа объектлар төзелешен «Татнефть» компаниясе финанслаган, ул республикада социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга зур игътибар бирә. "Бүген "Татнефть" - Түбән Камада база компаниясе. ТАНЕКО, шина заводы, Түбән Кама техуглерод һәм башка кайбер предприятиеләр „Татнефть“ белән бәйле. Ел дәвамында компания җитәкчелеге инициативасы белән шәһәрдә яңа белем бирү үзәге төзеләчәк. Бу бик кирәкле проект, монда күп нәрсә инженер фәннәре белән бәйле булачак. Берничә көн элек Түбән Камада „Адымнар“ полилингваль комплексын төзү башланды. Тулаем алганда, республикада мәгариф тармагының матди-техник базасын ныгыту буенча зур эш алып барыла", - дип ассызыклады ТР Президенты.

Булачак лицейга 34 нче микрорайоннан 800 гә якын бала йөриячәк. Ул Түбән Кама районында беренче инженер мәктәбе булачак, аның белем бирү процессы Түбән Кама химик-технология институты һәм Әлмәт нефть югары мәктәбе абитуриентларын әзерләүгә юнәлтеләчәк. Тирәнтен дәрәҗәдә математика, физика, информатика, химия һәм инглиз теле кебек фәннәр укытылачак. Заманча уку классларыннан тыш, проектта универсаль остаханәләр, музыка студиясе, спорт комплексы каралган.

Яңа балалар бакчасына да әлеге микрорайонда ихтыяҗ зур. Микрорайон территориясендә урнашкан бердәнбер мәктәпкәчә учреждениедә балалар саны арта бара, йөкләнеш зур. Балалар бакчасын төзү мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Анда 2 яшьтән 7 яшькә кадәр 320 бала йөриячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International