Рөстәм Миңнеханов Зәйдә капремонт ясалган музыка мәктәбендә булды

2021 елның 7 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зәй шәһәрендә эш сәфәрендә булды. Визиты кысаларында ул капиталь ремонт ясалган балалар музыка мәктәбендә булды, «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру белән танышты һәм районның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән очрашты.

Зәйдә музыка мәктәбе 1961 елда ачыла. Бинаны капиталь ремонтлау быел апрельдә башланды. Август аенда барлык эшләр дә төгәлләнгән. Рөстәм Миңнеханов яңартылган уку сыйныфларын карады һәм мәктәп ансамбльләре иҗаты белән танышты. Учреждение 271 укучыга исәпләнгән. Музыка мәктәбендә 5 бүлек бар: оркестр, фортепиано, халык музыкасы, хор, теоретик җыр. Укыту 15 белгечлек буенча алып барыла. Укучылар төрле дәрәҗәдәге конкурсларда актив катнашалар һәм призлы урыннар алалар.

Аннары Президент Гагарин ур., 53А адресы буенча урнашкан күп фатирлы йорт ишегалдында булды. Монда яңа яктырту баганалары куелган. Гомумән алганда, программа гамәлдә булган 5 ел эчендә Зәй районында 175 ишегалдын ремонтлау планлаштырыла.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы мәйданны төзекләндерү белән танышты. Бүген әлеге объект бик мөһим шәһәр киңлеге булып тора, ул үз эченә Бөек Ватан сугышы һәм сугыш хәрәкәтләре Геройларына һәм вакыйгаларына багышланган мәдәни зонаны һәм элементларны ала. Ремонт эшләре 2 чиратта башкарылган. Бу вакыт эчендә биредә яңа таш сукмаклар салганнар, эскәмияләр, фонтан, кече архитектура формалары урнаштырганнар, территорияне яшелләндергәннәр.

Аннары Президент авыл җирлекләре башлыклары һәм район авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты. Зәй районының социаль-икътисадый үсешенең төп күрсәткечләре, техник авыл хуҗалыгы культураларын урып-җыю темплары һәм терлекчелекне үстерү турында фикер алыштылар. Җирле ГРЭСны яңарту темасына аерым тукталдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International