Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кукмара шәһәренә эш сәфәре кысаларында яңа «Барс Арена» спорт комплексын ачты.
Спорт объекты күнегүләр һәм баскетбол, волейбол һәм мини-футбол буенча ярышлар өчен билгеләнгән. Моннан тыш, көрәш һәм бокс белән шөгыльләнү өчен зал, шулай ук тренажер залы бар. Бер үк вакытта спорткомплекста 75 кеше шөгыльләнә ала.
Рөстәм Миңнеханов Кукмара халкын яңа спорт объекты ачылу белән котлады, республикада физкультура һәм спортны популярлаштыру буенча зур эш алып барылуын билгеләп үтте. "Бүген Кукмара районы – республикада әйдәп баручы районнарның берсе. Агросәнәгать комплексы, сәнәгать, кече һәм урта бизнес үсә, яңа торак төзелә. Шул ук вакытта спорт белән шөгыльләнү өчен кирәкле шартлар да тудырыла. Бу мәсьәләләр комплекслы хәл ителә", - дип өстәде ТР Президенты.
Чарада Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин катнашты.