Татарстанда биш республика капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыру төгәлләнгән

2021 елның 16 августы, дүшәмбе

Татарстанда биш республика капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыру төгәлләнгән: Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең биналары; Ветеринария идарәсе карамагындагы учреждениеләр; Авыл башкарма комитетларының (Советларының) биналары; тулай торак биналары; Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы биналар. Барлыгы бу программага 71 объект керә.

Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Марат Айзатуллин билгеләп үткәнчә, республикада традицион рәвештә мәгариф өлкәсендәге программага зур игътибар бирелә: бу – гомуми лимиты 3,5 млрд сумга якын тәшкил иткән 415 объект. Бүгенге көндә тармакта эшләр 90%ка башкарылган.

Белем бирү учреждениеләрен ремонтлау программасы 43 гомуми белем бирү һәм коррекция мәктәбен, 49 балалар бакчасын, 116 функциональ зонаны үз эченә ала.

Балалар бакчалары буенча программа 90%ка үтәлгән. 49 объектның 20 сендә эшләр тулысынча тәмамланган. 18 объектта төзелеш-монтаж эшләре 90% тан узган.

32 гомуми белем бирү мәктәбенең 15ендә ремонт төгәлләнгән, 17сендә эшләр дәвам итә. Түбән Кама районының Сухрау урта мәктәбен реконструкцияләү эшләре подрядчы тарафыннан 90%ка башкарылган.

4 коррекция мәктәбендә ремонт тәмамланган. Алты мәктәптә әле ремонт эшләре бара, шулардан Азнакай районы Актүбә интернат-мәктәбендә эшләр 74%ка үтәлгән. 5 объектта (Чаллыда – 4, Казанда – 1) әлеге күрсәткеч 90% тәшкил итә.

Белем бирү учреждениеләрендә функциональ зоналарны төзекләндерү 98%ка башкарылган. 106 объектның 101ендә эшләр тәмамланган, 15ендә дәвам итә.

Мәктәпләрдә балаларны кайнар аш белән тәэмин итү программасы 82%ка үтәлгән. 198 объектның алтысында эшләр тәмамланган. Калганнарында әзерлек дәрәҗәсе төрле.

Мәгариф өлкәсендә 3 мең 44 объект әзерләнгән (91%), сәламәтлек саклау өлкәсендә – 1 мең 793 объект (91%), социаль яклау өлкәсендә –155 объект ((95%), спорт өлкәсендә – 195 объект (82%). Торак фондында 14 мең 783  объектка әзерлек паспортлары теркәлгән (85%).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International