Илдус Насыйров: «Республикада иҗтимагый киңлекләрне үзгәртеп кору буенча зур эш башкарылды»

2021 елның 22 июле, пәнҗешәмбе

Бүген «Бердәм Рәссәйнең»мөрәҗәгатьләр белән эшләү буенча оператив үзәге утырышы узды. Чараның модераторы булып Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин чыгыш ясады. Түгәрәк өстәл эшендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыров, «Шәһәрләрне үстерү институты» фонды, Татарстанның идарәче компанияләре вәкилләре катнашты. Очрашу кысаларында катнашучылар актуаль мәсьәләләр, аерым алганда, уңайлы шәһәр мохитен формалаштыруга кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары билгеләп үткәнчә, җәмәгать киңлекләрен үстерү буенча чаралар республика халкы тарафыннан зур ярдәм һәм уңай бәяләмәләр алган. 2015 елдан башлап Татарстанда «Парклар һәм скверлар», «Су саклау зоналарын төзекләндерү» программалары, «Уңайлы шәһәр мохите булдыру» өстенлекле проекты буенча 443 объектны төзекләндерүгә ирешкәннәр, аларның һәрберсе турында халык белән фикер алышканнар. Шулай ук узган ел республика Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән моңарчы күрелмәгән «Безнең ишегалды» республика программасы старт алды. Программа кысаларында йорт яны территорияләрендә ишегаллары, юллар һәм тротуарларны ремонтлау яки төзү, урналар, эскәмияләр, ут баганалары урнаштыру, балалар һәм спорт мәйданчыклары булдыру (җиһазлар җыелмасы һәр ишегалды өчен индивидуаль билгеләнә), чүп-чар җыю мәйданчыгы нормативларына туры китереп төзекләндерү планлаштырыла. Йорт яны территориясенең күләменә карамастан, төзекләндерүнең төп принцибы - җәяүлеләр элемтәсен һәм ишегалды яшел каркасын саклау. Программа 2020-2024 елларга исәпләнгән, елына якынча 8 млрд.сум акча бүлеп бирү планлаштырылган. Программа исемлеге, бүлеп биргән финанслау лимиты кысаларында, Муниципаль берәмлекләр заявкалары нигезендә төзелә. 2020 елда ишегалды территорияләрен төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру кысаларында үз эченә 9,672 млн квадрат метр мәйданлы 1084 объект керткән исемлек төзелде һәм расланды. Агымдагы елда 1074 ишегалды территориясен төзекләндерү планлаштырыла. Министр урынбасары Илдус Насыров үз чыгышында, алда уңайлы мохит формалаштыру буенча зур эш көтелә, ул хакимият һәм җәмгыять тырышлыгын берләштерүне таләп итә, дип ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International