Рөстәм Миңнеханов Иннополисета яңа торак микрорайонын төзүгә старт бирде

2021 елның 15 июне, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ю-1» торак микрорайоны нигезенә беренче таш салу тантанасында катнашты. Чарада шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, «Иннополис 2024» компаниясе генераль директоры Николай Никифоров, Татарстан Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов,  Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин һәм башкалар катнашты.

«Ю-1» микрорайонында 250 мең кв. метрдан артык торак төзү планлаштырыла – бу уртача катлы 3 меңнән артык фатир, җир кишәрлекләре белән 55 аренда торагы, шулай ук 975 торак урынга уңайлы коливинг. Әлеге проектны гамәлгә ашыру 8,5 меңнән артык Иннополис халкын яңа уңайлы торак белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, «Ю-1» микрорайоны төзелеше – Иннополис үсешендә яңа этап. "Бүген Иннополис – Татарстан проекты гына түгел, ә бөтен илебез проекты. Биредә инфраструктура планында да, фәнни-мәгариф секторы планында да күп нәрсә эшләнә- – бу үсеш өчен бик яхшы алгарыш бирә. Иннополиска уңышлар телим. Без, үз чиратыбызда, кирәкле ярдәмне күрсәтәчәкбез", - диде ТР Президенты.

Яңа микрорайонда гомуми белем бирү мәктәбе һәм сәнгать мәктәбе, балалар бакчалары, коворкинглар, кибетләр, кафе һәм ивент-холлар төзеләчәк. «Иннополис» МИЗ территорияне җылылык, электр энергиясе, су һәм су бүлү системасы белән тәэмин итәчәк.

Николай Никифоров «Ю-1» проектын тәмамлау нәтиҗәләре буенча ИТ-шәһәр халкы 5,5 меңнән алып 25-30 мең кешегә кадәр артырга мөмкин, дип билгеләп үтте. «Бу бик мөһим, чөнки бүгенге көндә биредә эшләргә һәм яшәргә теләүчеләрнең күп. Иннополис югары квалификацияле белгечләр шәһәре буларак икътисадый яктан да алда. Яңа микрорайон проекты өстендә архитекторлар һәм төзүчеләрнең профессиональ командасы эшли. Аның тиз төзелүенә, сыйфатлы итеп төзелүенә һәм меңләгән гаилә биредә үз йортына ия булачагына без ышанабыз", - дип өстәде ул.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Николай Никифоров булачак төзелеш биналары силуэтына символик таш салдылар.

Моннан тыш, Иннополиска эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов ике технопарк төзелеше барышы белән танышты. Яңа объектлар бумеранг формасында,  Лобачевский исемендәге технопарк кебек үк башкарылачак.. Проектның инвесторы  – "Иннополис 2023" компаниясе. Төзелеш эшләре 2021 елның мартында башланды. Хәзерге вакытта ике бинаның да монолит тимер-бетон каркаслары төзелә. Объект паспорты нигезендә төзелеш эшләрен 2023 елның 3 нче кварталында тәмамлау планлаштырыла.

Төзелеш мәйданчыгын карау барышында Рөстәм Миңнехановка булачак күп функцияле комплексның макетын күрсәттеләр, аны яңа технопарклар янында урнаштыру планлаштырыла. Комплекс офис биналарын, кунакханә һәм күңел ачу инфраструктурасын үз эченә ала.

Шулай ук Татарстан Президенты «Зион» торак комплексында булды, ул 21 аз катлы йорттан (таунхауслар һәм торак йортлар) тора. Әлеге коммерциячел күчемсез милек проекты Иннополиста 2014 елдан бирле тормышка ашырыла. Биредә һәр фатир шәхси газ белән җылытыла, таунхаусларның аерым парковка урыннары бар. Хәзерге вакытта 33 йорттан торган торак комплексының икенче чираты төзелә.

«Зион»да Рөстәм Миңнеханов биш ел элек Казахстаннан Иннополиска күчеп килгән Тимергалиевлар гаиләсе белән очрашты. Әсәт Тимергалиев Иннополис Университетының ясалма интеллект институтында цифрлы платформа эшләү һәм гамәлгә кертү проектына җитәкчелек итә, ә аның хатыны Сымбат Тимергалиева «АртСпейс» шәһәр киңлегенең администраторы булып эшли. Кызлары Алуа Иннополис мәктәбендә укый, ике улы Арлан һәм Азиз җирле балалар бакчасында тәрбияләнәләр. Әңгәмә барышында Әсәт Тимергалиев Иннополис инфраструктурасы үсешен югары бәяләде һәм шәһәрдә уңайлы яшәү өчен барлык шартлар да тудырылганлыгын билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International