Казанда “Сәйдәш” мәдәни үзәген капиталь төзекләндерү тәмамланды

2019 елның 1 ноябре, җомга

Казанда Совет районының төп мәдәният һәм ял үзәкләренең берсе булган “Сәйдәш” мәдәни үзәген капиталь төзекләндерү тәмамланды. Ремонт кысаларында объектның түбәсе, фасады, тәрәзәләре, инженер-техник челтәрләре төзекләндерелгән.

“Сәйдәш” мәдәни үзәгендә капиталь төзекләндерү эшләре 2018 елда башланды. Бинаның гомуми мәйдны 7,3 мең квадрат метр. Ремонт эшләрен башлар алдыннан биредә экспертиза уздырылган. Техник тикшерүләрдән соң, бинаны алда куркынычсыз эксплуатацияләү максатында аның нигезен ныгыту, диварларның кирпечтән торган өлешен торгызу, гидроизоляция уздыру һәм тышкы диварларны җылыту турында карар кылынган.

“Ярты гасыр элек төзелгән әлеге объект ярым җимерек хәлдә, аны кичекмәстән капиталь төзекләндерү кирәк иде. Барлык төзелеш-монтаж эшләре технологик кагыйдә һәм стандарт кысаларында башкарылды”, дип сөйләде ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсенең төп белгече Илшат Әхмәтшин.

Болардан тыш, бинаның түбәсе, тәрәзә уемнары, тышкы ишекләре, гигиена бүлмәләре төзекләндерелгән. Тәрәзә һәм ишекләр яңаларга алмаштырылган. Эчке бизәкләү эшләре тулысынча дизайн эшләнмәләре нигезендә башкарылган, бинаның тирә-як территориясе төзекләндерелгән. Тулысынча инженер-техник челтәрләре системасы алмаштырылган.

Ремонт барышында заманча бизәкләү материаллары куланылган. Мәдәни үзәкнең гамәлдә булган бизәлешен саклау максатында тышкы витражның копиясе эшләнгән.

Капиталь төзекләндерү нәтиҗәсендә бинаның эчке тирәлеге зур үзгәрешләр кичергән. 510 тамашачыга исәпләнгән концертлар, 150 кеше сыйдырышлы куп функцияле заллар ремонтланган. Алар автоматлаштырылган экран, заманча проектор, тавыш һәм ут җиһазлары белән тәэмин ителгән.

Шулай ук яңартылган үзәкнең беренче катында 12 кешене сыйдырышлы коворкинг, библиотека, уку залы һәм кафе урнашкан.Беренче каттагы барлык бүлмәләр дә физик мөмкинлеге чикләнгән гражданнар өчен яраклаштырылган.

Объектны капиталь төзекләндерүгә республика бюджетыннан 485,6 млн. сум акча тотылган.  Төзелеш-монтаж эшләрен «Восток-С» җаваплылыгы чикләнгән оешма, проект-смета документларын «Технический надзор» оешмасы башкарган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International