Казанның «Весна» торак комплексында яңа балалар бакчасы ачылды

2019 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Казанда 158-нче номерлы «Тамчы» балалар бакчасы үз ишекләрен ачты. 340 урынга исәпләнгән яңа учреждение һәм 18 балалар төркеме, шул исәптән сигез ясле, Табиев ур., 2 адресы буенча «Весна» торак комплексы территориясендә төзелгән. Яңа балалар бакчасын Казан шәһәре мэры Илсур Метшин карады.

Яңа балалар бакчасы «Демография» милли проекты кысаларында төзелгән. Төзелеш-монтаж эшләрен «РамСтрой» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте башкарган. Балалар бакчасы мөдире Эльмира Теймурова сөйләвенчә, балалар бакчасында 18 балалар төркеме булдырылган, шуларның 8-е - кече яшьтәге балалар өчен. Балалар белән барлыгы 37 педагог эшләячәк, мәгариф учреждениесе штаты тулысынча комплектлаштырылган.

Мәктәпкәчә учреждениедә мөмкинлекләре чикле балалар өчен каралган 4 аз комплектлы төркем җиһазландырылган. Балалар белән махсус әзерлекле педагоглар, дефектологлар, логопедлар эшләячәк. Моннан тыш, яңа балалар бакчасында аерым балалар өчен сенсор бүлмә бар.

“Безнең бакчада шулай ук заманча технологик җиһазлар белән тәэмин ителгән аш әзерләү блогы урын алган. Биредә зур сыйдырышлы электр казаны, ризык саклау һәм әзерләү цехлары урнашкан”, дип сөйләде Э.Теймурова.

Балалар бакчасын ачу тантанасында Совет районы башлыгы Роман Фәтхетдинов, ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры урынбасары Илнур Кәлимуллин, Казан шәһәре Думасы депутаты Евгений Чекашов һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International