Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының Өчкүл авылында капиталь төзекләндерүдән соң мәдәният йорты ачылды. Төзекләндерү эшләре Татарстанда мәдәният объектларын капиталь төзекләндерү республика программасы кысаларында быел быел беренче тапкыр башкарылган.
Нәтиҗәдә, 1980 елда төзелгән мәдәният йорты тулысынча яңартылган – барлык инженерлык челтәрләре ремонтанган, бинаның түбәсе, эчке һәм тышкы ишекләре, тәрәзәләр яңага алмаштырылган, яңа сәхнә куелган.
Мәдәният йорты ачылу уңаеннан анда бәйрәм концерты узды.