Бүген ТР Баш инвестиция-төзелеш баш идарәсе директоры Марат Айзатуллин ТР Яшел Үзән районының Осиново бистәсендәге «В.В.Карпов исемендәге лицей» белем бирү учреждениесендә 800 укучыга саналган өстәмә корпус төзелешен тәмамлау буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмә Осиново бистәсендә төзелеш объектында үтте, анда проект һәм подряд оешмалары вәкилләре дә катнашты.
Лицейга өстәмә корпус төзү эшләре 2018 ел ахырында башланды. Проект нигезендә, 3 блоктан торган яңа бинаның мәйданы 15,3 мең квадрат метрны тәшкил итә. Шул исәптән, 800 укучыга саналган 3 катлы төп уку корпусы, ике катлы универсаль спорт залы, 300 урынлы ашханә һәм 300 урынга актлар залы.
Бүгенге көндә объектта төзелеш-монтаж, эчке бизәкләү эшләре һәм инженерлык челтәрләре төзелеше тулысынча тәмамланган. Шулай ук территорияне төзекләндерү эшләре башкарылган. Төзелеш оешмасы вәкиле сүзләренчә, хәзерге вакытта җайга салу эшләре бара, кирәкле җиһазларны монтажлау һәм мебель урнаштыру эшлщәе башкарыла.