Игорь Комаров һәм Рөстәм Миңнеханов Чаллыда яңа мәгариф объектларында булдылар

2019 елның 28 августы, чәршәмбе

Бүген Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәрендә эш сәфәрендә. Анда алар социаль ипотека программасы буенча төзелгән йортны карап чыктылар, яңа балалар бакчасында һәм мәктәптә булдылар. Кунакларны Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев озата йөрде.

Бүген 63 нче микрорайон территориясендә 340 урынлык «Сабантуй» балалар бакчасы ачылды. Кунаклар бакча бүлмәләрен карады, аерым алганда, музыка һәм бию залларында булдылар, әти-әниләр һәм тәрбиячеләр белән аралаштылар.

«Чаллыда җитештерүнең үсүен, яңа технологияле эш урыннары барлыкка килүне күзәтү күңелле. Шул ук вакытта шәһәр кешеләре өчен уңайлы тирәлек булдыруга да зур игътибар бирелә», - диде Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле.

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында билгеләп үткәнчә, «КАМАЗ» автомобиль заводының 50 еллыгы кысаларында шәһәрдә уңай үзгәрешләр бара. «Сыйфатлы юллар, яңа социаль объектлар – бу бурычлар федераль хезмәттәшләребез ярдәме белән хәл ителә. Без илкүләм проектлар эшли башлаганны күрәбез», - диде Татарстан Республикасы Президенты.

Шуннан соң Игорь Комаров һәм Рөстәм Миңнеханов посетили новую школу № 42 в «Яшьлек» микрорайонының 65 нче комплексындагы 42 нче мәктәбендә булдылар. Монда 1,2 меңнән артык бала белем алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International