Яр Чаллыда “Демография” милли проекты кысаларында төзелгән 123 номерлы “Акчарлак” яңа балалар бакчасын ачу тантанасы узды. Балаларны, әти-әниләрне һәм яңа бакча коллективын тәбрик итәргә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхммәтшин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев килде.
Бүген без “Акчарлак”яңа балалар бакчасын ачу тантанасына җыелдык. Быел аларның саны алты булачак. Чаллы балалары өчен яңа 1400 урын барлыкка киләчәк, аларның 780 е – ясле төркемнәре” дип белдерде Наил Мәһдиев.
Яңа балалар бакчасында музыка һәм спорт заллары, медицина блогы, логопед һәм педагог-психолог бүлмәләре бар. Биредә 6 ясле төркеме эшләячәк.
Объектның заказчысы - ТР Баш Инвестиция-төзелеш идарәсе, проект «Татинвестгражданпроект» ДУП тарафыннан эшләнгән. Балалар бакчасы 220 урынга исәпләнгән.