Татарстанда милли проект кысыларында ике елда 29 балалар бакчасы төзеләчәк

2019 елның 7 августы, чәршәмбе

“Волжские просторы” торак комплексында сентябрь аенда ”Демография” милли проект кысаларында төзелгән яңа балалар бакчасы эшли башлаячак. Балалар бакчасын бүген республика журналистларына күрсәттеләр. Төзелешның заказчысы – ТР Баш инвестиция-төзелеш баш идарәсе.

Идарәнең директор урынбасары Станислав Шырыбыров сөйләвенчә, 220 урынлы балалар бакчасын төзү эшләре 2018 елда башланган. “Элеге максатка республика бюджетыннан 201 млн. сум акча бирелде. Бакчаның беренче каты тулысынча ясле төркемнәре өчен планлаштырылган. Һәр төркемнең аерым йокы бүлмәсе, гигиена, ашау һәм киенү-чишенү бүлмәләре. Икенче катта урта яшьтәгеләр бала төркемнәре урын алачак. Шулай ук биредә музыка һәм физик күнегүләр залы булачак”, диде Станислав Шырыбыров.

ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе урынбасары белдергәнчә, бүгенге көндә төзелеш эшләре тулысынча тәмамланган, эчке бизәкләү эшләре төгәлләнә, җиһазларны җыю һәм урнаштыру эшләре башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International