Яр Чаллыда төзекләндерүдән соң балалар бакчасы ачылды

2019 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәрендә капиталь төзекләндерүдән соң 43 номерлы “Ручеек” балалар бакчасы ачылды. 45 ел элек төзелгән бакчада әлегә кадәр капиталь төзекләндерү эшләре уздырылмаган.  

Балалар бакчасын ачу тантанасында ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әкзам Гобәйдуллин һәм Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев катнашты.

Төзекләндерү эшләренә республика казнасыннан 21 млн. сумга якын акча бирелгән. Яңартылган мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә медицина блогы, туган тел укыту, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү, музыка-спорт заллары һәм башка бүлмәләр җиһазландырылган.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International