Нурлат районында яңа ФАП беренче пациентларны кабул итте

2019 елның 1 июле, дүшәмбе

1 июльдә Нурлат муниципаль районының Аксумла авылында республика программасы буенча төзелгән беренче фельдшен-акушерлык пункты ачылды.

Социаль әһәмияткә ия булган объектның ачылышы авыл халкы өчен шатлыклы вакыйга булды. Авылда яшәүче 500 ләп кешегә заманча шартларда медицина хезмәте күрсәтеләчәк, шуларның 74 – 18 яшькә кадәрге балалар.

Шушы вакыйга уңаеннан авыл халкын тәбрик итеп, район башлыгы Алмаз Әхмәтшин биредә пациентлар һәм хезмәткәрләр өчен уңайлы шартлар тудырылуын билгеләп үтте: кайнар су, санитар бүлмәләр, заманча җиһазлар куелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International