Түбән Камада капиталь төзекләндерелгән заманча клуб ачылды

2019 елның 6 декабре, җомга

ТР Түбән Кама муниципаль районының Зур Афанас авылында капиталь төзекләндерелгән мәдәният йорты ачылды. Зур Афанас  - Түбән Каманың иң зур территорияләренең берсе, биредә 4 мең кеше яши.

Мәдәният йорты бинасы 1971 елда төзелгән һәм күп еллар дәвамында ремонтланмаган.

Төзекләндерү эшләре “Мәдәният” милли проекты ярдәмендә башкарылган. Тулы күләмдә эчке бизәкләү эшләре уздырылган, өлешчә техник тәэмин итү системасы алыштырган, бина алды ремонтланган.  

Яңартылган бинада авыл халкы коворкинг, концерт һәм хореография заллары, китапханә һәм остаханә бүлмәләрендә шөгыльләнә алачак. Барлык төзелеш эшләренә республика казнасыннан 18.5 млн. сум акча бирелгән.

Клубны ачу тантанасында район башлыгы Айдар Метшин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International