ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель 2019 ел.
чәршәмбе

Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәген һәм Казан елгасы яр буе урамын җәяү узып карады. Рөстәм Миңнехановны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Инвестиция-төзелеш баш идарәсе директоры Марат Айзатуллин озата йөрделәр.


16
апрель 2019 ел.
сишәмбе

2019 елда яңа чаңгы модульләре республиканың Баулы, Биектау, Яшел Үзән, Мамадыш, Менделеевск, Мөслим, Питрәч һәм Чистай районнарында барлыкка киләчәк.


12
апрель 2019 ел.
җомга

Питрәч районының Иске Шигали авылында «Царево утары» торак комплексында 160 урынга исәпләнгән «Ивушка» балалар бакчасы ачылды.

3 катлы бинаның гомуми мәйданы 3,9 мең кв.метр тәшкил итә. Проект-смета документлары «Армида»ҖЧҖ тарафыннан эшләнгән.


27
март 2019 ел.
чәршәмбе

Татарстанның Балык Бистәсе районы Масловка бистәсендә яшәүчеләрне яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты кабул итә башлады. Медицина объектын ачуда «Бердәм Россия көне» кысаларында муниципалитетта булган ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.


25
март 2019 ел.
дүшәмбе

Казанның «Сандугач агачлыгы» торак комплексында яңа мәктәп  төзелеше 70  процентка тәмамланган. Бинаны төзеп бетерү 2019 елның сентябренә планлаштырыла. Бу хакта төзелә торган мәктәп буенча пресс-тур барышында билгеле булды.

«Төзүчеләр бинаны тышлауны төгәлләде һәм инженерлык челтәрләренә керештеләр. Төзелеш 70 процентка тәмамланган», – дип хәбәр итте ТР Инвестиция-төзелеш баш идарәсе директоры урынбасары Станислав Шырыбыров.


5
март 2019 ел.
сишәмбе

Казанның спорт объектларын йөреп чыгу кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның «Батыр» дзюдо үзәгенә ясалган капиталь ремонт йомгаклары белән танышты.


4
март 2019 ел.
дүшәмбе

Юдино торак массивы спорт объектлары төзү һәм иҗтимагый киңлекләрне үстерү нәтиҗәсендә Казанның иң төзек почмакларының берсе булачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Юдино» боз аренасын ачу тантанасында хәбәр итте.


28
февраль 2019 ел.
пәнҗешәмбе

“ТР Инвестиция-төзелеш баш идарәсе” ДКУ директоры Марат Айзатуллин бүген “Россия тимер юллары” ААҖ вәкилләре белән очрашты.


25
февраль 2019 ел.
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Саба муниципаль районына эш сәфәре кысаларында ул Саба аграр колледжының яңа бинасын ачуда катнашты. Яңа бинада 13 аудитория бар, аларда уку лабораторияләре һәм остаханәләр урнашкан, шулай ук анда 370 урынлык актлар залы да бар. 

Биектау үзәк район хастаханәсе капиталь төзекләндерүдән соң ачылды. Чарада ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования