Рөстәм Миңнеханов Имәнлек паркында булды

2019 елның 25 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә Имәнлек паркында булды. Ул анда паркның керү зонасында реконструкция нәтиҗәләре белән танышты.

Парк һәм скверлар дирекциясе директоры Марат Закиров Рөстәм Миңнехановка төзекләндерү эшләре халык белн очрашуларда билгеләнүе хакында сөйләде. Шул рәвешле биредә кафе, велосипедлар һәм чаңгылар прокаты ачылды, автобус тукталышы куелды. Шәһәр халкы теләге буенча парковкалар урманны кагылмыйча гына оештырылды.

Марат Закиров парк һәм скверлардагы мәдәни чаралар турында да сөйләде. Быел барлыгы 907 чара үткәрелгән.

Рөстәм Миңнехановны ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Казан мэры Илсур Метшин, ТР урман хуҗалыгы минстры Равил Кузюров, Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры Марат Айзатуллин һәм башкалар озата йөрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International