WorldSkills стандартлары буенча 45 нче һөнәри осталык дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында Рөстәм Миңнеханов Аккредитация үзәгендә һәм WorldSkills авылында булды

2019 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ворлдскиллс» стандартлары буенча 45 нче һөнәри осталык дөнья чемпионатын Казанда уздыруда файдаланылачак объектлар әзерлеген бәяләде.  

Төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшче һөнәрләренең дөнья чемпионатында файдаланылачак объектларны йөреп чыкты. 

Рөстәм Миңнеханов башта Казандагы Универсиада авылында (чемпионат көннәрендә бу территория WorldSkills авылы дип аталачак) булды, анда ул чемпионатта катнашучы конкурсантларның яшәү шартлары белән танышты. 

Аңлатмаларны Универсиада авылы мэры И. Рәхимов биреп барды. Рөстәм Миңнехановка һәм аны озата йөрүче затларга WorldSkills авылында командалар әгъзалары яшәячәк биналарның берсен күрсәттеләр (№20).

Тагын Рөстәм Миңнеханов бүген Чемпионатта катнашучыларны аккредитацияләү үзәгендә булды. Үзәк эшли башлаган инде.   

Рөстәм Миңнеханов шулай ук чемпионатта катнашучыларның экипировкасы, волонтерлар, экспертлар, судьялар һәм башкалар өчен махсус форма белән танышты.

Аннары Татарстан Президенты ярышлар уздырылачак «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгенә юнәлде. Ул анда ярышлар мәйданчыкларының әзерлеген бәяләде.  

Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамил Гаффаров, ТР спорт министры Владимир Леонов, Казан  мэры Илсур Метшин, «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» берлеге генераль директоры Роберт Уразов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе – «Казан Экспо» ҖЧҖ генераль директоры Роберт Миңнегалиев, ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры Марат Айзатуллин һәм башкалар озата йөрде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International