ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсендә балалар бакчаларын төзү мәсьәләре буенча киңәшмә узды

2019 елның 31 июле, чәршәмбе

Бүген ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсендә 2019 елда Татарстан Республикасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар белем бирү учреждениеләрен төзү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды. Чара идарәнең Көньяк-Көнчыгыш, Яр Чаллы һәм Көнбатыш территриаль бүлекләре белән видеоконференцэлемтә режимында уздырылды.

Киңәшмәне ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры урынбасары Станислав Шырыбыров үткәрде, анда ушлай ук проект һәм төзелеш оешмалары вәкилләре катнашты.

Фикер алышу барышында программаны гамәлгә кую турында оператив мәгълүматлар тәкъдим ителде һәм төзелеш-монтажлау эшләрен башкару дәрәҗәсе каралды. Бүгенге көнгә программаның үтәлеше 80 процент тәшкил итә. Шулай ук киңәшмәдә катнашучылар объектлар төзелешен төгәлләү һәм аларны куллануга тапшыруга бәйләнешле кайбер оештыру эшләре турында да сөйләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International