Татарстанда ветеринария хезмәте биналарын төзекләндерүгә 29,6 млн. сум бирелә

2019 елның 17 мае, җомга

Республикада быел 22 ветеринария хезмәте бинасын төзекләндерү өчен 29,6 млн. сум акча бирелә. Бүгенге көндә программа 85 процентка үтәлгән.

Төзекләндерү эшләре Баш ветеринария идарәсенең Татарстан муниципаль районнарында ведомство биналарын капиталь төзекләндерү программасы кысаларында алып барыла. Ремонт барышында биналарда тәрәзәләр, инженер челтәрләрен яңарту, эчке бизәкләү һәм башка эшләр уздыру каралган.  

 Бугенге көндә Татарстанның Азнакай, Аксубай, Әлки, Арча, Баулы, Балтач, Зәй, Нурлат һәм Сарман районнарында ветеринария берләшмәләре биналарын төзекләндерү эшләре тәмамланган. Программа үтәлеше 85 процентны тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International