Марат Айзатуллин яңартылган «Батыр» дзюдо үзәген карауда катнашты

2019 елның 5 марты, сишәмбе

Казанның спорт объектларын йөреп чыгу кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның «Батыр» дзюдо үзәгенә ясалган капиталь ремонт йомгаклары белән танышты.

«Батыр»ны масштаблы реконструкцияләү турында Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты Владимир Путинга аның Татарстанга февральдәге визиты барышында сөйләгән иде инде.

Татарстан Президенты ремонтланган самбо һәм дзюдо залларын, тренажер  залын карап чыкты. Шулай ук ул дзюдо буенча республика җыелма командасы күнегүләрен дә карады, команданың җитәкчесе – тренер Владимир Драчко. Көрәшчеләр Рөстәм Миңнехановка спорт үзәгенә ясалган ремонт өчен рәхмәт әйттеләр һәм үзләренең осталыкларын да күрсәттеләр.  

Аннары Татарстан Президенты тренерлар составы, яшь дзюдочылар һәм аларның ата-аналары белән сөйләшеп торды. «Балалар спорт белән шөгыльләнсәләр, юк-барга вакытлары калмый, алар өчен борчыласы түгел. Алар монда спорт коллективында, иптәшләре бар, ярдәм бар. Мәктәптә бу җитеп бетми», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Спорт объектларын йөреп чыгуда Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов, “ТР Инвестиция-төзелеш баш идарәсе” ДКУ директоры Марат Айзатуллин һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International