Чирмешәндә капиталь ремонттан соң сырхауханә ачылды

2019 елның 15 феврале, җомга

Чирмешән үзәк район хастаханәсенең сырхауханәсе капиталь ремонттан соң ачылды. Республика программасы буенча биредә 68 млн. сумлык ремонт эшләре башкарылган һәм медицина персоналының эше һәм авыруларны кабул итү өчен барлык шартлар тудырылган, дип яза “Безнең Чирмешән” газетасы.

Ремонт барашында барлык коммуникацияләр алыштырылган, табиблар кабинетлары яңартылган һәм яңа җиһазлар куелган. Әлеге бинада соңгы тапкыр ремонт 13 ел элек ясалган.

Төзекләндерүдән соң сырхауханәдә шактый үзгәрешләр  ясалган: беренче катта регистратура һәм киенү-чишенү бүлмәсе урын алган, хирург кабинеты икенче каттан беренчегә күчерелгән. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә уңайлы шартлар булдырылган, баскычларда һәм стеналар буенда перила куелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International