Нурлатта капиталь төзекләндерелгән плоликлиника ачылды

2018 елның 28 декабре, җомга

Нурлатта капиталь төзекләндерелгзн поликлиника  ачылды. Гомуми мәйданы 2960,2 квадрат метр тәшкил иткән поликлиниканы төзекләндерү өчен республика казнасыннан 51,4 млн. сум акча тотылган.

Ремонт эшләре агымдагы елның май аенда башланган. Берничә ай эчендә төзүчеләр тарафыннан электр челтәрләрен, су белән тәэмин итү системасын төзекләндерү, бина эчен ремонтлау, лифт алмаштыру һәм башка эшләр башкарылган. Поликлиника шулай ук кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International