Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонтланган КФУ поликлиникасында булды

2018 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университетының поликлиникасын капиталь ремонтлау нәтиҗәләре белән танышты  (Вишневский урамы, 2А). 

Чарада сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, КФУ ректоры Илшат Гафуров, ТР Инвестиция-төзелеш идарәсе директоры Марат Айзатуллин һәм башкалар катнашты.

Биш катлы бина 1965 елд атөзелгән. Капиталь ремонт кысаларында объект тирәсендәге киртәләрне яңарту, инженер коммуникацияләрен алыштыру, бинаның тышын җылыту һәм ремонтлау, тирәдәге территорияне төзекләндерү эшләре башкарылган. Поликлиника пациентлары уңайлыгы өчен һәр катта көтү зоналары ясалаган. 

Татарстан Президенты медицина  комплексы бүлмәләрен карады, аның заманча җиһазландырылуын күрде. 

Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, поликлиника 40 меңнән артык кешене кабул итә алачак. Учреждениедә заманча эндоскопия ярдәме җиһазлары, рентген диагностикасы җиһазлары куелган. 

Шуннан Рөстәм Миңнехановка "Универмед КФУ" мобиль телефон өчен кушымта күрсәттеләр, аның аша табибка язылып була. Кушымтаны түләүсез телефонга йөкләп ула, анда кеше сәламәтлеге турында әһәмиятле мәгълүмат та саклана, табибларның кабул итү вактылары да бар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International