Буа районында иң зур авыл җирлеге башкарма комитеты бинасы ачылды

2019 елның 9 сентябре, дүшәмбе

ТР Буа районында Түбән Наратбаш авыл җирлегеге башкарма комитетының яңа бинасы ачылды.

Яңа бинаны ачу тантанасы “ТР Муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясе рәисе Әкзам Гобәйдуллин, ТР Дәүләт Советы депутатлары Шакир Яһүдин һәм Ринат Гайзатуллин, Буа районы башлыгы Марат Җәббаров катнашында узды.

Түбән Наратбаш – Буа районында иң зур авыл җирлеге. Анда 1502 кеше яши.

Башкарма комитет бинасы “2019 елда Татарстанда башкарма комитет биналарын төзү һәм капиталь төзекләндерү” республика программасын гамәлгә кую кысаларында башкарылды. Ул авыл үзәгендә Мәдәният йорты һәм мәктәп белән янәшә урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International